Андый кеше чынлап та бармы?
Юлда адашып калганда таныш булмаган бер бабайның юл күрсәтүе турында сөйләүчеләр бар. Андый вакытта: “Хозыр Ильяс булгандыр”, – диләр. Кем ул Хозыр Ильяс? Андый кеше чынлап та бармы?
Әлеге сорауларны без “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга бирдек.
– Хозыр һәм Ильяс ул икесе ике кеше. Хозыр галәйһиссәлам турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелеп үтә. Изге китапта аның турындагы риваять Муса галәйһиссәлам белән бәйләп бирелә.
Муса галәйһиссәлам берзаман үзенең белемле булуы белән тәкәбберләнә башлый. Шуннан Аллаһы Тәгалә аңа, синнән дә күбрәк белгән кеше бар, аның исеме – Хозыр, ди.
Муса галәйһиссәлам Хозыр белән танышырга, аннан белем алырга чыгып китә, әмма, түземлеге җитмичә, аның тугры укучысы булып бетә алмый.
Хозырга килгәндә, ул бер патшаның бердәнбер яраткан улы була. Әтисенең аны бик тә укытасы килә. Хозыр укырга чыгып китә, әмма укытучысы янына барып җитә алмый.
Юлда барганда гыйбадәт кылучыны күреп ала да, шул кешедә белем ала башлый. Яше җиткәч, әтисе аны өйләндерергә ният кыла, тик улының гына хатынлы буласы килми.
Шулай да, әтисенең күңелен төшермәс өчен, өйләнергә карар кыла.
Әмма аларның балалары булмый һәм Хозырны әтисе икенче хатынга өйләндерә. Ул да бала табып бирә алмый һәм Хозыр гомерен гыйбадәт кылуга гына багышлый.
Әтисенең басымы астында яшисе килмичә, чыгып ук кача. Аны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Хозыр төрле җирләргә күчеп яши һәм бервакыт су чыганагы табып ала. Шул суны эчеп ул мәңге картаймас кешегә әйләнә.
Зөлкарнәен дигән патша да ул суны эзләп карый, әмма таба алмый. Хозыр галәйһиссәлам исә бөтен гомерен гыйбадәт кылуга багышлый. Ул сәҗдә кылган урын да яшеллек белән күмелә торган була.
– Хозырны пәйгамбәр дип әйтеп буламы?
– Бу сорауга төрле җавап бар. Бериш галимнәр аны пәйгамбәр дип саный, икенчеләре бу фикерне кире кага. Ике фикер белән дә килешергә була. Хозыр галәйһиссәлам Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) белән очрашып, ислам динен кабул итә һәм аның сәхабәсе була. Сәхабәләрнең сүзләренә караганда, ул кеше чынлап та булган. Пәйгамбәребез вафат булгач та, аның йорты яныннан елаган тавыш ишетелә. Гали радыйаллаһу ганһе бу кешенең Хозыр галәйһиссәлам булуын әйтә. Риваятьләрдән билгеле булганча, ул кыямәт көне алдыннан җир йөзенә килеп чыгачак Дәҗҗалга кадәр яшәячәк. Дәҗҗал аны үтерәчәк, әмма аннан соң да Аллаһы Тәгалә аны терелтеп, кабат гомер бирәчәк.
– Ә Ильяс дигәне кем аның?
– Хозыр галәйһиссәлам күрешкән кеше ул. Алар Мәккәдә Гарәфә тавында күрешәләр. Бергә хаҗ кылалар, Рамазан аенда Иерусалимда ураза тоталар.
Ильяс пәйгамбәр бәни Исраил кавемендә туа. Ул туган җирдә бик зур яктылык барлыкка килә.
Муса галәйһиссәламнән соң Исраил кавеменә бик күп пәйгамбәрләр килә.
Гайсә галәйһиссәлам үлгәчтен, алты йөз ел бернинди пәйгамбәр дә булмый.
Ә аңа кадәр һәр буын саен килеп торалар. Ул үзе исән чагында да берничә булалар. Ильяс пәйгамбәрнең тууын да гадәти хәл итеп кабул итәләр. Аның бер үзенчәлекле сәләте була, ул ачы тавыш белән кычкырып, кешеләрне куркыта белә. Шуңа да кешеләр аны яратмый, соңрак куа да башлыйлар.
40 яшендә Аллаһ аңа пәйгамбәрлек иңдерә. Халыкны дингә өндәр өчен утыз кешелек көч, утны һәм хайваннарны буйсындыру сәләтен бирә. Аңа ияреп дингә керүчеләр бик аз була. Шуннан ул Аллаһтан, җәза булсын дип, корылык җибәрүен сорый.
Кешеләр Ильяс галәйһиссәлам янына килеп, Раббыңнан безгә яңгыр сора әле, дип ялыналар. Шуннан соң яңгыр явып, хәлләре җиңеләйсә дә, иманга килмиләр. Ильяс галәйһиссәлам дә авылдан чыгып китә, юлда авыру баланы күреп, догалар укып аны дәвалый. Бу бала аннан гыйлем алып, ул да пәйгамбәр дәрәҗәсенә ирешә.
Соңыннан Аллаһ Ильяс галәйһиссәламнән пәйгамбәрлекне ала да, аңа фәрештәләр дәрәҗәсен бирә. Нурлы атка атланып, ул җир йөзе буйлап бүгенге көнгә кадәр йөри.
Хозыр галәйһиссәлам белән бер үк сыйфатка ия булгач, кешеләр аларның икесен дә очрата, шуңа бер исем белән генә атыйлар. Бигрәк тә Аллаһка якын булган кешеләргә күренәләр.
Авыр вакытта, югалып калганда киңәшләрен бирәләр, җылы сүз әйтәләр, сынар өчен сәдака сорарга, ярдәм сорап ишек шакырга мөмкиннәр. Элек кешеләрдә иман ныграк булган, шуңа да бу пәйгамбәрләрне күбрәк күргәннәр.
– Аларның юлда адашканнарга ярдәм итүләре турында күп ишетергә туры килә. Нишләп нәкъ менә юлчыларга булышалар икән?
– Үзләре дә мосафир булгангадыр. Әмма юлчыларга гына булыша дип әйтү дөрес түгел. Кемдер аларны мәчет тирәсендә күрә, кемдер транспортта барганда да. Алар өйдән өйгә йөреп ашарга да сораганнар, бирмәсәләр, бу йортка бәддога кылганнар. Ашаткан кешеләргә хәер-дога кылып киткәннәр.
Элек ишек шакучы булса, Хозыр Ильяс түгелме икән, тизрәк ачыйк, бәддога укымагае дип әйтә торган булганнар. Ислам динендә исә мосафирларга хөрмәт күрсәтү зур савап санала.
Дилбәр Гарифуллина.
Шәһри Казан.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/kem-ul-khozyr-ilyas-andyy-keshe-chynlap-ta-barmy3 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀 🍀
✅ Кем ул Хозыр Ильяс?
Әби-бабайларның «Хозыр Ильяс очрады», «Буранда адашкан идем, бер бабай кай якка барырга икәнен әйтеп җибәрде, Хозыр Ильяс булгандыр» дип сөйләгәннәрен күпләр хәтерли торгандыр.
Кем икән ул Хозыр Ильяс дигәннәре?
Халкыбызның рухи мирасында Хозыр Ильяс образы бар. Ул образны бер кеше итеп кабул итеп ялгышалар. Алар ике аерым зат. Ильяс һәм Хозыр пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең җирдә калдырган илчеләре. Алар мәңгелек суын эчәләр һәм гомерләре бик тә озын була.
Ильяс пәйгамбәрнең исеме икенче төрле «Яшен» дип йөртелә. Ул
таулар арасында һәм диңгезләрдә йөри. Адашкан юлчыларга юл күрсәтә, диңгезчеләрне коры җирләргә китерә.
Хозыр исә ялан-кырларда йөри, бураннарда, яңгырларда адашып калган дәрвишләрнең, ил гизүчеләрнең юлдашы була, аларга ярдәм итә.
Риваятьләрдән күре-нүенчә, ул әби-бабалары-бызга урман-кырларда, гадәттә җомга көннәрендә яшел чапаннан очрый. Аларны җомга вакытында эшләргә ярамаганлыгы хакында кисәтә яки ниндидер авырлык килгәндә ярдәм итә.
Кем ул Хозыр? Хозыр сүзе гарәпчә «хидр» сүзеннән алынган, «яшеллек» дигән мәгънәне аңлата. Хозырның мәгънәсе - «яшел», ул кайда гына барса һәм кайсы төшкә генә утырса да, ул урыннар яшелләнә, шушы үзенчәлеге белән ул барчалардан аерылып тора. Аллаһы Тәгалә аңа үзенә генә хас яшерен гыйлем, рәхмәтен бирә. Риваятьләргә караганда, ул килеп чыккан урыннарда яшеллек пәйда була, үләннәр, үсемлекләр яшәрә. Шуңа күрә аны яшел итеп күзаллау бар. Ул булган урын җанлана, төрле вакыйгалар була башлый. Ул җанландыручы, Аллаһ исеме һәм рөхсәте белән вакыйгаларны тизләтүче.
Хозыр галәйһиссәләм беренче фикер буенча - пәйгамбәр, икенче фикер буенча - әүлия, олы затлардан. Әһле сөннәт галимнәребез иттифагы (карары) буенча Хозыр галәйһиссәләм Кыямәткәчә яшәячәк.
Кайдадыр ниндидер вакыйга булырга тиеш булса, анда Аллаһы Тәгалә Хозыр галәйһиссәләмне җибәрә. Ул вакыйгаларны оештыра, кирәк булса ярдәмен күрсәтә, кирәк булса киңәшен бирә. Иман әһелләре булган, әле әҗәле җитмәгән юлчыларга адашкан вакытларында ярдәм күрсәтә. Коръән Кәримгә карасак, Хозыр галәйһиссәләм пәйгамбәрләрнең тәрбия-чесе була. Ул аларны алга юнәлтүче. Вакыйгаларны алдан белүче буларак, пәйгамбәрләргә киңәшләр бирә һәм ярдәм итә.
Халык телендә дә бит юкка гына юлга чыгучы кешегә «Хозыр булсын юлдашың» дип теләк теләмиләрдер. Үз гомерендә һәр кеше Хозыр галәйһиссәләмне өч тапкыр күрә, диелә. Ул фәкыйрь кеше яисә юлчы рәвешендә очрый икән.
Хозыр галәйһиссәләм күпләргә әнә шулай рива-ятьләр аша гына таныш булганга, ул күбрәк әкият персонажы буларак кабул ителә.
Әмма Хозыр галәйһис-сәләм әкият герое түгел. Ул изге Коръәннең «Кәһф» («Тау тишеге») сүрәсендә һәм башка урыннарда телгә алына. Хәдисләрдә: «Ахырзаманны аңларга теләсәгез, «Кәһф» сүрәсен укыгыз, андагы ишарәтләргә карагыз», диелә. Аллаһы Тәгалә Хозыр галәйһиссәләм аша безгә ахырзаманны аңлата, Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйгаларга ишарәт ясый.
Мөхәммәдҗан Садыйк
"Әлмәт таңнары" гәзитеннән.
Тулырак: https://almet-rt.ru/news/din/56815
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2