Предыдущая публикация
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлыккуанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән.
Һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнен, беренче дәресен, мәктәп бәйрәмнәрен, беренче чыгарылыш кичәсен хәтерли торгандыр, мөгаен. Һәм боларның барысы да беренче укытучы белән бәйле. Олы йөрәкле, үз күңеленә җылылык, мәрхәмәтлелек җыйган һәм шушы асыл сыйфатларны безгә өләшкән, инсафлыкка, тәртипкә, яхшылыкка, белемгә әйдәгән, дөньяны танырга өйрәткән укытучым Рүзилә Шакирҗан кызы Хафизова дәресләре минем бүгенгедәй хәтеремдә саклана.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1