❤Сез мәңге безнең йөрәкләрдә яшисез!
📌1941нче елның 22 июнь таңы. Халкыбыз авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Шул минутларда дошман бомбардировщиклары һавага күтәрелеп тыныч ил өстенә бомбаларын ташлыйлар, чик буе заставаларын үтеп керәләр. Илебез Сабан туена җыена, ләкин әзерләнгән тастымаллар белән батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый.
☝Сугышның беренче көненнән үк Башкортстан егетләре, кызлары илне саклаучылар рәтенә баса. Малайлар да сугышка китәргә омтылалар, дошманны кыйнарга теләделәр, сугыш бетәчәк һәм алар фашистларны тар-мар итүдә һәм илне саклауда катнаша алмаячакбыз, дип уйладылар. Ләкин сугыш озак булды. Һәм алар, кайчандыр яшь малайлар, өлгергәннәр. Безнең әти дә шул егетләр арасында иде.
✅Тулырак: https://algaburaevo.ru/news/9maya_Den_Pobedi/2025-01-21/sez-m-ge-bezne-y-r-kl-rd-yashisez-4091328
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев