”
✅Районда “Юлдаш” радиосының иң матур тавышлы алып баручысы, популяр җырчы Рания Билалованы белмәгән кеше юктыр. Ә аның безнең Борай кызы икәнен барысы да беләме икән? Белмәгәннәр – белегез, белегез һәм горурланыгыз. Көн саен радиодан республиканы үзенчәлекле моңлы тавышы белән сәламләгән, кешеләрне туган көннәре белән котлап яхшы теләкләрен юллаган, матур эчтәлекле радиотапшырулар алып барган, җырлары белән сөендергән Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булган Рания Билалова – безнең Яңа Бикмәт авылы кызы. Һәм Борайның шушы гүзәл баласы бу көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләде.
📌Тулырак: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2024-10-04/shulay-zem-bulyp-kalam-3955224?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=106614954
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 58