Томрап торган, дулкын чәчле малай
Әнисенең йөрәк пәрасе.
Кемнең генә килде соң уена
Шул баланың утка керәсе.
Хәрби булам диде горурланып
Рәнҗеттермәм һич тә илемне.
Янымдагы иптәшләрем тояр
Таянырга ныклы иңемне.
Бик килешә хәрби киеме дә
Күзләрендә чая батырлык.
Ир кешегә буе-сыны түгел
Чын ир-егет булу матурлык.
Донья матур, урман-болыннары
Кыя таулар, елга, даласы.
Язмышына язылгандыр инде
Чит җирләрдә башын саласы.
Җомга көнне мәчетләргә барып
Хәер салып, дога кылабыз.
Белем алган туган мәктәбеңдә
Бүген сине искә алабыз
Дошман үтмәс туган илебеҙгә
Тиңлим илне мәгрур кыяга.
Тыныч йокла солдат синең Гомерең Өзелмәгән димәк заяга.
49 илгә каршы торор
Кыю уллар тапкан аналар
Кара кайгылардан сыгылмыйча
Алда яшәү көчен табалар. Ата-аналарның күңеленә
Табыйк икән ниндәй дәвалар.
Тик бер теләк, тыныч булсын донья Исән-имин булсын балалар.
Ахметова Миляуша, Йосып. 4.09.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев