Сәрия белән Разия ялга авылларына кайтып баралар. Быел алар, башкалага килеп, студент булдылар. Икесе ике уку йортында укысалар да, алдан сөйләшеп, кайтыр һәм килер юлга бергә чыгалар. Мәктәптә укыганда, сыйныфташлар әллә ни якын әхирәтләр түгел иде. Сәрия сабакташы Рәсимә белән, үзләрендә мәктәп булмаганлыктан, Разияләр авылына йөреп укыдылар. Авылдаш кызлар аерылгысыз дус, сер бүлешеп, тагылган кебек гел бергә йөрделәр. Имтиханнарны тәмамлагач, укытучылар әзерли торган уку йортына укырга кермәкчеләр иде. Тик көтмәгәндә, Рәсимә дуамаллык эшләп ташлады. Үзе теләп, бу дөньядан китәргә теләп, комак агуы ашады. Ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып барып, ашказанын юдырганда, җиңел уйлаганы өчен бик үкенеп, бәрчәләнеп:
‒Коткарыгыз, үләм, яшисем килә, ‒ дип, тыпырчына-тыпырчына, җан бирде.
Партадашы Рәсимәне югалткач, Сәрия, канатын сындырып, яраланып, җылы якларга китә алмый калган ярдәмчесез кошка охшады. Аның өчен яшәешнең мәгънәсе тәмам югалды. Укырга кергәч, туган авылын һәм сердәшен сагынып, атна саен атлыгып кайтты. Кайтышлый ук, авылларына җиткәнче урнашкан зиратка сугылып, дустының кабере кырында тукталып, каладан алып кайткан ясалма чәчәкләрен салып, бар хәбәрен сөйләде.
Авыллары, Разияләрнекеннән биш чакырым эчкәрәк кереп, урман эченә табарак урнашкан. Юлдашыннан аерылгач, ялгызына тәпиләргә туры килә. Әле дә район үзәгенә килеп төшкәч, юл сумкаларын өстерәп, поселок башына чыгып басып, узгынчы машиналарга кул күтәреп, туктатыр өчен, тавыш бирергә тотындылар. Нишлисең, башка чара юк: авылларга маршрут транспорты бөтенләй йөрми, студентларның таксига түләп кайтырлык акчалары юк. Алдыңны – артыңны карамасаң, тегеләй-болай йөреп торган тимератлар ноябрьнең ачы пычрагын чәчрәтеп китәргә дә күп сорамыйлар. Чибәр кызлар янында туктарга җыенганнары күренмәде. Шулай катып, тешләрен тешкә бәреп,байтак тордылар; ыспай өшемәс калтырар ди, юка бер кат пәлтә эченә көзнең әче җиле үтеп керде; аякка ябышып торган итекләрдә тараканнар биеште. Бәхетләренә, укучыларны ярыштан алып кайтучы мәктәп автобусы килеп туктады. Чит кешеләрне утырткан өчен штрафның күләме зур булса да, рәхмәт төшкере, автобус йөртүче абыйлары аларны сыукта кичкә каршы юлда ташлап калдырып китмәде. Автобуста ярышчылардан башка тагы берничә кеше бар иде. Суыкка бөрешкән кызлар арткы утыргычлар янына үттеләр. Анда бер урын буш иде, ул чиста түгел, чыланып юешләнгән. Алар, утырып, матур пәлтәләрен пычратырга теләми, басып тора бирделәр. Дембельгә кайтып килүче сержант авылдашы Разия белән кочаклашып күрешкәч, урынын аңа тәкъдим итте, үзе шинеле белән теге буш урынга утырып, Сәрияне алдына алды. Җылы автобуста юлсыз баткак юлда бата-чума, бер утырып, бер батып, аны ике этеп, кайта торгач, авылга караңгыда кайтып керделәр. Сержант Сәрияне авылларына озатып куйды. Бер үк мәктәпне төрле вакытларда тәмамлаганлыктан, моңа кадәр очрашканнары булмаганлыктан, таныш түгелләр иде. Азат Сәрия кебек укудан башка берни аңламаган яшел талибә түгел. Тугызынчыдан соң китеп, көллияттә, аннары югары уку йортында укырга өлгергән, һөнәр үзләштергән, акыл утырткан, ныгыган егет.
Шушы болытлы караңгы пычрак төндә, ае-йолдызлары да булмаган, яфраклары коелып шәрәләнгән тар урман юлында, күңелне балкытып, ике яшь йөрәк тибешләре белән бер-берсен эзләп тапты. Берсенең шәһәрдә күптән түгел танышкан егете, икенчесенең хезмәт итеп кайтуын ике ел буе өзелеп көткән кызы бар аркылы, минутлар эчендә өр яңа мәхәббәт кабынды. Ул алга табан, чын мәгънәсендә, дөрләп янды. Шул ялкында сөюнең, үзәгенә үтеп, үзенә дә ут кабып, аның тарихы гына калды бугай.
Азат әкият батырыдай, халык әйтмешли, су сөлегедәй егет. Күпме эзләп тә кыек, кимчелекле ягын ялгыш та табып булмый, җитмәсә авыл советы рәисенең улы. Аның киләчәге өчен өйдәгеләр күптән планнарын әзерләп, башкаладан квартира алып, эш урыны белешеп куйганнар. Ике ел хезмәттән көтеп алган кыз алар өчен улларының тиңе түгел. Азат, яшәү урынына килеп урнашып, шәһәр тормышына күнегеп, шунда кайный башлады.
Кызлар кышкы суыкларг таба, әкренләп, авыл ягына юлны сирәгәйттеләр. Әхирәтләр “3”ле алмас өчен,уку көннәрендә, өзлексез, китап кимерде. Егетләргә уку җиңелрәк бирелде, аларга “койрык” тагылмаса, шул җиткән. Ял көннәрен паркларга йөреп, театрлар карап, кичке биюләргә барып, талибләр вакытларын яшьләрчә үткәрделәр. Алар кырында, укырга кергәндә үк, танышкан Тимур белән Фәрит. Разия егетләр белән группадаш, сөйләшер темалар җитәрлек, имтиханнарга бергә әзерләнәләр, кая булса барган очракта Сәрияне кереп алалар. Ул авиаторлар тулай торагына сердәше янына үзе дә килгәләштергәләп йөри. Тимурның гашыйк икәнен тойса да, битараф, аңа карата дуслыктан башка хисләр юк, шуңа егетне өметләндерми. Бу турыда якташы Разия дә, ул белгәнне Фәрит тә белә, Тимур да сизенә, ләкин соры күзкәйгә беренче күрүдән гашыйк, үлеп ярата, читкә тибелүен сизми. Сәриянең күңел күзе Азатта, ул аңардан башка яши алмый, бәби көтә. Бу хакта дуслары хәбәрдәр, тик әлегә булачак әтигә сиздергәне юк. Егет авылга кайткач, бу атнада өйдәгеләргә өйләнергә җыенуы турында белдереп килергә тиеш. Икенче атнада бергә кайтырлар; кызның әти-әнисен чакырып, никах укытырлар; шунда Сәрия серне чишәр. Эчендәге шатлыктан аяклары җирне тоймый, авыз гел колакта, елмаеп кына йөри.
Азатның алып кайткан яңалыгын әти-әнисе хуплап каршылады. Тик сайлаган кешесенең ‒ булачак киленнең кемлеге билгеле булгач, кикериген тиз шиңдерделәр, аның турында бөтенләй уйламаска, бу тузга язмаган нәрсәне башыннан ук чыгарып ташларга куштылар. Әгәр кәләш сайлый белми икән, үзләре ярдәмгә киләчәкләрен яшермәделәр. Аңа файдага сөйләгән әти-әни сүзен беркайчан да егып өйрәнмәгән, Сәрия өчен утка керергә әзер уллары, каршы торып, конфликтка керергә теләмәде һәм берсүзсез күнде. Утка башы булмаган кем дә керә; акылы бар, әти-әни белән каршылыкка керми.Кызларны табып була, әти-әнине юк. Соңнан тешләргә терсәк эзлисең.
Сәрия егетенең авылдан килүен тыны белән тартып алырдай булып көтте. Азат өйдә булган әңгәмәне өтереннән ноктасына кадәр җиткерде, үпкәләмәскә кушып, яратуы, ләкин әти-әнисе фатихасыннан башка өйләнә алмавы турында әйтте. Сәрия сабырсызланмый, бүлдерми, алар белән килешкәндәй, тыныч кына тыңлады, ишеткәннәрен тавышсыз гына кабул итте. Вакыйгалар бу якка таба юнәлеш алгач, бәбәй турындагы серне ачып салуны кирәк тапмады. Аягында басып торыр көч табып, аны озаткач, яшьләренә ирек куеп, мендәренә капланды. Шалтыраган телефон тавышын да ишетмәде, бүлмәгә кергән дусларын да күрмәде. Ул депрессиягә бирелде. Азаттан бигрәк Рәсимәне уйлады, аны юксынды, аның белән бергә буласы килде. Шул чакта Тимур аның күз яшьләрен сөртте, җанындагы яраны төзәтердәй дарулы, җылы сүзләр белән юатты, уйларыннан арындырыр өчен күркәм хәйләләр табып, ялгыз калдырмады, бүлмәсеннән алып чыгып, төрле чараларга йөртте. Азат сине ташламады, син аны ташладың дип, инандырырга тырышты һәм теләгенә иреште. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, баланы үзенекедәй яратырга вәгъдә бирде. Сәрия аны яратмаса да, Разия белән киңәшләшкәннән соң, каршы килмичә ризалашты. Загска кергәннән соң, студентлар чәйханәсендә туйны бәйрәм иттеләр. Юләр яшьлек белән хушлаштылар. Аларның яратып туймаслык бик сөйкемле кызлары туды. Яратып, Ләйлә дип исем куштылар. Матур гаилә булып яшәп киттеләр. Сәрия, гел Азатны уйлап, чиргә сабышып, аны ире белән чагыштырып йөрсә дә, әкренләп Тимурга ияләште шикелле. Читтән караганда, ярата да сыман тоелды, кызы хакына язмышына буйсынды. Ире Ләйләне якын итте; урамда йөргәндә, үскәнче, җилкәсенә утыртып йөртте; эштән кайтышлый уенчыклар, тәм-том алып кайтып очындырды. Аяк басар урын юк, бөтен бүлмәләр кызның әйберләре белән тулды. Ул инде үсеп бетте, Тимур уртак балалары тууын тели. Бүген дә эштән кайтуына Ләйлә:
‒ Әтием, миңа нәрсә алып кайттың? ‒ диеп муенына сарылды. Тимур зур кызны, ике куллап, түбәгә кадәр чөйгәч, идәнгә төшерде. Кыз рәсемле, калын катыргы яңа әкиятләр китабын тотып, бүлмәсенә йөгерде, шуны укып, сурәтләрен карап җобанып, кичке ашка кадәр ялгызы үзаллы мәж килде. Кичке аштан соң әтисе инде ятланып беткән кызыл башлыклы кыз турындагы әкиятне сөйләде. Бала йоклап киткәч, Сәрия кырына килеп ятты. Хатынына гадәттәгечә бала алып кайтыйк, ‒ дип ялварды, коры таныш җавапны ишетте:
‒ Ләйлә бераз үссен әле.
‒ Разияләрнеке Ләйләгә караганда кечерәк. Икенчене алып кайттылар.
‒ Чыдаша алмасалар, өчне алып кайтсыннар. Кешедә катышым юк. Кешегә карап бала тапмыйм. Аларныкы бөтенләй башка, үз балалары.
‒ Ләйлә дә үземнеке кебек...
‒ Кебек кенә шул, бала тусын әле. Яратмаячаксың син аны.
‒ Икесен дә тиң күрермен, меңенчегә кабатлыйм.
‒ Буш сүз.
Сәрия яткан урыныннан сикереп торып, шкафтагы китаплар арасыннан мәктәп формасында төшкән фотосурәт алып килде.
‒ Менә бу кызыкай минем дус кызым Рәсимә.
‒ Нигә мин аны белмим?
‒ Ул бу дөньяда юк инде. Әти-әнисе бөтен мәхәббәтләрен энесенә биргәнне күтәрә алмады. Аңа йөрәк җылылары, күңел назлары җитмәде. Минем кызыма булган сөюем бәләкәчкә күчсә... башкача бу турыда сүз кузгатма. Миңа Ләйләдән башка беркем дә кирәкми. Мин аның Рәсимә язмышын кабатлавын теләмим.
Дүртенче курста укыганда, Разия абитуриент чактан танышып, дуслашып йөргән Фәриткә кияүгә чыкты. Дипломнарын алуга, уллары туды, хәзер икенчегә кызлары бар. Яшь белгечләр (һөнәрләре буенча авиторлар) Күмертауда вертолетлар аланында эш табып, ипотекага ике бүлмәле квартира алып, шунда яшиләр. Озакламый Тимурлар да бу якны сайлады. Бер генә уңайсыз ягы бар: туган як ераклашты, авыл ягына юллар күп яллы бәйрәмнәрдә генә төшкәли.
Чит җирдә ике гаиләне студент чагыннан уртак дуслык тагы да ныграк якынайтты. Фәрит хатынының Сәрия белән аралашуына карый да, әхирәтенә иренә һәм балаларына караганда да күбрәк игътибар бүлгәненә, бераз көнләшеп ачуланып куя. Уйлап карасаң, монда чынлап та күпмедер хаклык та бар. Сәрия алдан белдереп тормый, теләсә кайсы вакытта, эче пошып, елыйсы килсә дә; яңа әйбер сатып алып, күрсәтергә уйласа да; чаптырып килеп җитә. Үзен өендәгедәй хис итеп, иркен тота: тәм-том алып килеп, чәй куеп җибәрә, суыткычны актарып, күңеле теләгән нәрсәләрне капкалап йөри. Күбрәк тормышыннан зарланырга килә. Разия, аның сөйләгәннәрен авызын ачып тыңлагач, дустын тынычландыра, киңәш бирә. Еш кына Сәрия әхирәте белән килешә, ул кушканча эшли. Тик кайчак укытучы булып эшләүче дусының моң-зарын тыңлап, килеп туган проблемаларын чишеп, өйдәгеләргә игътибарын киметеп җибәрә. Фәрите мыңгырданып куя, Сәриягә каты бәрелеп, ачуын тышка чыгарырга да күп сорамый. Холкы белән сабыр Разия күңеленнән ире белән килешсә дә, бәхәсне зурга җибәрми, аларны килештерү җаен таба. Ирен тынычландыргач, Сәриянең тормышына бәйле бетмәс-төкәнмәс сукырануларын тыңлаудан үзе дә җиләп, туеп бетә. Якын дус дигәч тә, һәркемнең үз гаилә тормышы бар.
Разия балалары белән тышта саф һавада йөреп кайтып керде. Фәритнең аш-су бүлмәсендә савыт-саба шалтыратканы ишетелеп тора. Авыздан сулар китереп, бөтен өйгә тәмле пылау исе таралган. Балаларны чишендереп, өстәл артына утырулары булды, ашка таракан төште, ишектә кыңгырау зыңлады. Фәрит, торып, ишек ачарга китте. Артыннан ияреп кергән чакырылмаган кунакка:
‒ Сәриякәй, кара нинди көтелмәгән тансык кунак. Без тагы синсез генә ничек кичке ашны ашыйбыз икән дип, борчыла башлаган идек. Ярый, әле килеп җиттең. Нинди җилләр ташлады? ‒ дип ачуланып эндәшсә дә, хатын аның сүзләренә һәм кыйланышына игътибар итмичә, пәлтәсен салырга онытып, туп-туры аш-су бүлмәсенә үтеп, өстәл кырындагы утыргычка килеп утырып, мышык-мышык еларга тотынды. Фәриткә, тәрлинкәсен күтәреп, ишекне дөпелдәтеп ябып, залга кереп, телевизорны барлык көченә акыртудан башка чара калмады. Сәрия сулкылдап еларга, нәрсәдер сөйләргә кереште. Разиягә өзек-тәтек сөйләме бенән Тимурның аерылышырга ризалык бирмәячәген аңлатты.
Сәрия үзенә язмыш сызыгын сызгач та сызгалаган: кайдан башлап, кайда тукталганын белерлек түгел. Бәхеткә акчага интегеп тормый, шуңа ул бу очракта үзен гаепле саный. Ике ел элек аның тормыш юлында Азат кабаттан пәйда булган икән бит. Ул аны бөтенләй көтмәгәндә очраткан. Ләйләне балалар бакчасыннан алырга соңга калам дип, машиналар туктатырга кул күтәреп торганда, каршысына джип килеп туктый, руль артында Азат. Аны күрү белән, аяк астындагы җир убылгандай тоела, әйтерсең бу очрашу ‒ очрашу түгел, гел уйлап йөргәнгә, керә торган чираттагы бер төш кенә. Машинага кергәч, көл астында пыскып яткан хисләргә, каяндыр кинәт көчле җил килеп бәрелеп, учакны кабат тергезә. Алар үзләренә үзләре каршы килә алмый, качып очрашып, учакка утын өстәп, аны ялкынландырып торалар. Аптырагач, мәхәббәтеннән качып, Тимурдан Фәрит аша Разияләр торган шәһәрдән эш, торак белешергә куша. Бар да уңай хәл ителгәч, бирегә Күмертауга килеп урнашалар. Мәхәббәт ‒җимеш түгел, бозылган урынын кисеп ташлап булмый. Койрыгына баскач, өзелгән кәлтә еланыныкыдай, берни булмагандай, яңадан үсә. Шалтыраткыч, ике араны якынайтып, бер яктан бер якка татлыдан татлы, хисләргә бай сөю сүзләре ташый. Сагынуына түзә алмый башласа, Сәрия баланы әниләргә күрсәтеп алып киләм дип, башкала аша, Азат алып куйган кунакханә бүлмәсендә кунак булып, авылыннан әйләнә.
Сәрия, киңәш тотудан узып, үзенең эчен бушатырга килгән, хуҗабикә колагы шеткәннәрен ышанмый тыңлады. Ул Тимурны беренче курстан бирле белә. Акыллы ир, эшендә мактаулы, хатынына гел булыша, тапканын өенә кайтара, тормыш иптәше һәм баласы өчен үлеп тора. Әмма Сәрия аны аз гына да яратмый. Азатны күрмәгәндә, язмыш белән килешкән, ирен яраткан сыман иде, аны очраткач, читлектән чыккан арысланга охшап киткән. Хисләрен яшерә, ясалма тормыш алып бара, Тимурны яраткан булып кыйлана, хамелиондай кыйлана алмый. Ул икейөзле түгел, эчендәге тышында булган авыл кызы. Кайчак та Тимур Фәрит кырына кергәли, хатынындагы үзгәрешләрне сизенә. Разиядән Сәрия белән сөйләшеп карауны үтенә. Гаиләсен җимерәсе, якыннарын югалтасы, баланың йөрәген җәрәхәтлисе килми. Сәриянең бер катнашы булмаган иренә Ләйләгә кызым дигәнгә дә ачуы килә икән. Разия ике ут арасында калды. Аңа Ләйлә дә, Тимур да, Сәрия дә бер үк дәрәҗәдә якыннар. Ул Тимурны да аңлады, әхирәте белән дә килеште. Җаныңны бирер чиккә җитеп, яраткан кешең була торып, сөймәгәнең белән яшәү үлемгә тиң.
Кухнядагы әңгәмәләренең ахырына чыкмалы түгел. Сулкылдап елый- елый сөйләшү ике хатынның берсенә дә җиңеллек китермәде, уртак төпле фикергә килә алмадылар. Елап туеп, күңеле бераз урынына утыргач, Сәрия кайтырга җыенды:
‒Әхирәткәем, иртәгә бергәләп, күрәзәчегә барыйк әле. Ялгызыма куркыныч. Эштәге кызлар барсын да дөрес әйтә торган кәрт салучының адресын бирделәр. Әгәр ул сөйгәнең белән калачаксың дисә, ике дә уйламыйм, китәм. Миңа Тимурның развод бирүе кирәкми.
Разиягә, каршы килә алмаганлыктан, теләми генә, ризалык белдереп, баш какты, сүзсез генә, аны озатты. Ишекне япкач, балалары бүлмәсенә күз салып алды, бар да тәртиптә икәнлеген белгәч, ире утырган диванга килеп кырын ятты. Фәрит чәй эчә-эчә күрсәткедән, бик бирелеп, “Салават Юлаев”командасы уйнаган хоккейны карый иде. Хатыны сөйләгәннәрне колак чите белән генә тыңлады. Шулай да:
‒ Нәрсә, нәрсә, Тимур язмышын күрергә язмасын, ‒ дип куйды. Разия сүзгә саран ире белән килешеп, аңа ныграк елышты. Хоккей бетүгә, балалар йоклаган иде. Алар, студент чактагы сымак,вакыт инде соң булуга карамастан, кухняга кереп, плау белән чәйне җылытып, тормышларына шөкер итеп, озак кына сөйләшеп утырдылар.
Икенче көнне Разия, балаларына вакытлыча күз-колак булып торырга, күршесен чакырып кертүгә, тәмле хушбуй исләре аңкытып, Сәрия килеп керде. Каникуллар булганлыктан, юл ерак диеп тормаган, Ләйләсен авылга әти-әниләре янына кайтарып куйган икән.
Күрәзәче, Разияләр урамыннан ерак яшәмәгәнлектән, күптәнге дуслар, тышның саф һавасын иснәп, җылы нурларын кызганмаган март кояшына сокланып, биек үкчәле итекләре белән аяк астындагы җепшеп суланган карны шыгырдатып, култыклашып, күтәренке каеф белән, җәяү генә атладылар. Сәрия Азат белән калачагын ишетәчәк, Разия дә аның көн саен килеп, зарлануларыннан, төшенкелеккә бирелүеннән җиләгән, киңәш бирә-бирә туйган. Алды-арты хәерле булсын, дусты ишетәсен ишетеп, күңелен тынычландырсын дигән теләктә. Күрсәтелгән адрес буенча килеп, кыңгырауга баскач, ишекне караңгы чырайлы хатын ачты. Көн кояшлы булуга карамастан, алар кергән бүлмә баз кебек салкынча һәм үтә шомлы иде. Тәрәзәләренә авыр калын бәрхет тукымадан тегелгән пәрдә эленгән. Күз өйрәнмәгәнгәме, уртада калын кара җирлеккә бизәк төшкән япма белән капланган түгәрәк өстәл өстендә ниләр ятканы ачык күренми.
Күрәзәче рус телендә, өстәл кырына чакырып, ни өчен килүләре белән кызыксынды. Аның тавышы дерелдәп һәм нигәдер аларны кызгангандай, кар суы шикелле, саркып кына чыкты. Сәрия кыенсынып урындыкка аркасын терәлгәч, киләчәктә үзен нәрсә көтүен белергә теләвен әйтте. Кәрт салучы Разиягә диванга күчеп утырырга кушты. Кәртләрен таратып салды. Озак кына бер кәртләргә, бер Сәриягә текәлеп, сәер итеп, маңгай астыннан карап торып, авыр сулап тын алгач, коточкыч хәбәрне яшергәндәй:
‒ Син кайсы ир белән калсам яхшырак булыр дип уйлыйсың. Кызың бар, күз яшьләре, чишелмәгән проблемалар,уфтанулар, кайгылар күрәм,‒ дигәч, Сәрия үзенең холкына баш була алмый, кинәт кызып китте, ачуланырга тотынды. Боларны ул күрәзәчесез дә әйбәт белә, аңа киләчәге кирәк. Ничек һәм кайчан тиз генә иреннән аерыла, шул кирәк. Кәрт салучы кулбашларын сикертте, беркайчан да аерылмаячагын, Сәриянең үлгәнче яратмаган ире белән яшәячәген әйтте. Аннан кәртләрне өстәлдән җыеп алды, урыныннан кузгалып, хатыннарга китәргә мөмкин икәнлекне белдерде. Ишеткәннәрдән Сәриянең аксылга буяулы иреннәре калтырады, озынайтылган керфекле күз карашы белән ялварып,тезләнердәй булып, үтенеп, күрәзәченең яңадан кәрт ачуын сорады. Тегесенең нәрсәнедер әйтеп бетермәве күренеп торса да, “юк” дигәнне аңлатып, башын чайкады. Шулчак Сәриядә истерика башланды: хатынга кычкырырга тотынды, аны күрәзәллек итә белмәүдә, юкка акча җыюда гаепләде. Ул һичшиксез аерылышачакларын, яңадан туй булачагын дәлилләде. Күрәзәче үз бакчасына ыргытылган сүзләрне эндәшми тыңлады, биргән акчаны да алмады. Хатыннар чыккач, ишек шапылдап ябылды. Тыштагы кояш яктысы, матур һава торышы аларга куаныч өстәмәде. Разиянең Фәритен шатландырып, ул яраткан пирәмәчләр пешермен дигән теләген юкка чыгарып, әхирәте калган көнен аларда елап, диванда аунап уздырды. Бертуктаусыз күрәзәче сөйләгәннәрнең буш сүз булуын, башкача бер кайчанда шул шарлатаннарга ике аягының берсен дә атламаячы турында кат-кат сөйләп, яшенә тыгылып утырды.
Берничә көннән ныклы карарга килеп, Сәрия аерылышу турында гаризасын судка илтеп тапшырды. Өстеннән авыр йөк төшкәч, Ләйләсен алырга авылга кайтып килергә теләде, кайтышлый Азат янына кереп, нинди карар кабул итүен җиткереп шатландырырга исәпләде.Теләген иренә белдереп тормады, чөнки ул машинаны яхшылап йөртә белмәгән хатынын ялгызын ерак юлга чыгармасын белә, үзе дә иярү куркынычы бар. Ләйләне алырга китүе хакында гадәттәгечә Разиягә шалтыратты.
Аның бик борчылып торган чагы иде. Атна буе эшсәфәрдә йөргән Фәрите кайтырга тиеш. Шәһәр эчендә сизелмәсә дә, юлларда көндез кояш җылысына эрегән кар суы көзгедәй туңган, март аеның соңгы себертмә бураннары уйнаклап тора. Күңеле тыныч түгел. Иренең исән-сау кайтуын теләп, аны көтте. Кичке якта шалтыраткычы шалтырагач, дертләп китеп куркып кына алды. Шалтыратучы Тимур иде. Аның ят тавыш белән өзек-өзек сөйләшеннән, Сәриянең боздай шома юлда машина белән идарә итә алмыйча, хәләкәткә очравын, исән түгеллеген төшенде. Авылга кайтып барышы булганга, Ләйлә янында булмаган. Машинада Азатның гәүдәсе табылуы башка сыймаслык гаҗәп хәл. Кинәт көтмәгәндә көзге суык кичләрнең берсендә туган сөю тарихы, кинәт көтмәгәндә язгы бозда шуып мәңгелеккә югалды.
Разия, күрәзәченең үлгәнче иреңнән аерылмаячаксың диюен, ни өчен акча алмавын аңлады. Ул нәрсәнедер әйтеп бетермәде, бәлки
‒ Сөйгәнең белән теге дөньяда кавышсаң гына инде. Андагыны мин белмим, димәкче булгандыр.
Андагыны беребез дә белми.
Вакытның үткәне сизелми. Якташының бу дөньядан китүенә өч ел. Ә аның юклыгына Разиянең һич ышанасы килми. Ишектә кыңгырау чыңлатып елмаеп керер дә:
‒ Әхирәт, әйдә, чәй эчеп алыйк әле, ‒ дип, алып килгән күчтәнәчен өстәлгә тезәр кебек.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
2019 апрель.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9