Тәнзилә белән Давыт уйламаганнан җирдән танышып киттеләр. Эшендә Давытның сукыр эчәгесен кату алды. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Эче кисеп авыртканга, көянтәдәй бөгелеп төшкән озын буйлы авыруның күзенә ак киемлеләрнең биешүеннән башка бернәрсә күренмәде. Операция уңышлы үтеп, наркоздан айныгач, кирәкмәгән нәрсәсен кисеп ташлаучы яшь кызның, яңа гына укуын тәмамлап килгән хирургның Тәнзилә Азат кызы икәнен түшенә беркетелгән язудан укып белде. Хирург авырулар тарихындагы белешмә аркылы дәвалаучысы белән танышты. Эштән китерелгәнлектән, ул бу як кешесе түгел иде. Шулай булуга карамастан, палатага кертмәсәләр дә берөзлексез хәлен белүчеләр ишек юлын япмады. Давыт, алар аша бүләккә матур чәчәкләр, каплы кәнфитләр китертеп, күңелен күрергә һәм ярарарга тырышып, доктор кызыкайны еш бүләкләде. Кыска итеп, җыйнак кистерелгән чәчле, кыйгач кара кашлы, озын керфекле, оялчан, кайгыртучан, кечкенә йомшак куллы, тәмле телле кызкай күңеленә кереп утырды. Үзе дә аңа ошарга тырышты. Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле. Давыт та шундыйлардан. Сырхауханәдән чыгарган көнне аның үтенече буенча дуслары алып килгән Ришат Тухватуллинның концертына күрсәткечне Тәнзиләнең кулына тоттырып, эштән соң мәдәният йорты янында көтәчәген әйтте. Кыз ягымлы елмаеп ризалашты.
Очрашулар, аралашулар шулай матур башланып китеп, загс белән тәмамланды. Туй кунак белән күркәм. Аны, зурлап һәм уен-көлке оештырып,чәйханәдә үткәрделәр. Ике яктан булган туганнар да, билгеләнгән вакытка җыелып, яшьләр белән туганлыкның төбен-тамырын ныклап тикшерергә өлгермичә, матур парга тигез бәхет теләп, бәйрәмнән соң өйләренә таралыштылар. Эшкә йөрергә яшәгән урыны ерак булуны сәбәп ясап, Давыт киң күңелле сөйгәненең бәләкәй бүлмәсенә күчеп килде. Сөюгә сусаган ике йөрәк бергә тибеп, мәхәббәт турындагы кинолардагы сымак матур итеп яшәп киттеләр. Тәнзилә ирен беренче күрүдән үк ошатты, моны яшереп тә тормады. Яшьтәшләре аның өчен җил өргәнгә очып китәргә торган балалыгы чыгып бетмәгән сыек егетләр. Алар белән бер кызык юк. Дөнья күрке сөйгән яр белән. Төз, ныгыган гәүдәле Давыт берәүгә дә ошамаган: кочакласа ‒ шунда сыенып бәп-бәләкәй булып калды, иркәләнеп туя алмады; колагына пышылдап кына әйткән сүзләре, секунды белән йөрәгенә кереп, май шикелле эреде; искитмәле матур күзләренә сихерләнде; сөйгәненә нәрсәдер әйтәсе килгәндә, яратуыннан теле бәйләнеп, зиһене таралып, югалып калды. Бөтен барлыгын җанын биреп яратты ул аны, чын йөрәктән яратты, зурлады, хөрмәт итте, сөю утында янды. Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр ди. Ел узгач, Тәнзилә авырга калды. Уртак шатлыктан, икесенең дә түбәләре күккә тиде, җиргә басмыйча, очып кына йөрделәр. Шатлыгы эченә сыймаган булачак әти:
‒ Тәнзиләкәй, җимешем, улым тууга, сиңа шак каттырырлык сюрприз әзерләячәкмен, ‒ диде, авызын колагына кадәр җәеп, кәләшен күтәреп әйләндерә-әйләндерә. Нәрсәдер әйтергә җыенды, авыр сулап, нигәдер тыелып калды.
Хатыны, бүләкнең ни икәнлеген белергә теләп, күпме ялынып сораса да, ачылып китеп, серне җишмәде.
Давыт, хатыны йөккә узуын белү белән, берсүзсез, теләсә нинди очракта да нәкъ малай булачагын ышана иде. Моның тап шулай булачагын, җае чыккан саен, горурланып, булачак әнигә дә тугып торды. Иренең үзе уйлап чыгарган фантазиягә табынуы бик кызык тоелды, Тәнзилә шаяртып кына:
‒ Ә мин ‒ кыз, ‒ диде, беленер- беленмәс корсагын ике кулы белән сыйпап.
Нигә әйткәненә үкенде. Давытның әллә ни калын булмаган, ятып торган чәчләре, күзгә күренеп үрә торды. Гомер булмаганны куркыныч булып китте. Бәпкәсен саклаган бөркет дошманына ташлангандай:
‒ Юк... Берничек тә кыз булалмый. Малай дигәч, малай. Нәсел дәвамы. Дәүләтовлар фамилиясен дәвам итүче, Нур Давытович булачак минем улым. Безнең нәселдә кыз туганы юк. Ялгыш та кыз була алмый, ‒ дип, уң кулының күрсәтү бармагын алга сузып, сәгать теле кебек уңлы-суллы йөртеп, кистереп әйтте.
Тәнзилә ирен сабыр холыклы дип уйлап йөри иде. Ялгышкан икән. Кара үзен ничек күрсәтә. Мәңге җиңәрмен димә. Усал килеш ул аңа бигрәк нык ошады.Тартай теленнән табар ди, ул шаярып, тагы ныграк ачуына тияргә теләде:
‒ Ә, кыз булса?
‒ Кыз икән, димәк минеке түгел.
УЗИга күренергә Дәүләтовлар бергә бардылар. Тикшерүче врач беренчегә карау белән үк, малай булачагын белдерде, икенчегә күренгәч тә тәү әйткәннәрен раслады. Гел үзенчә эш иткән, үз сүзен генә сүз итеп өстелек кылган Давыт горурлык белән:
‒ УЗИсыз да малай икәнен белә идем, Нур исемле булачак, ‒ дип, бала туганчы мактанып туя алмады.
Тәнзилә одеалга төрелеп, бите генә күренеп торган, әтисенә охшаган сөйкемле тере курчагына сәерсенеп, баланың үз кызы булуына шикләнеп карады. Кырында мәж килеп йөрегән, нидер сорашкан врачларны ишетмәде. Ул әни булды; бернинди шатлык та тоймады, куану хисләр кичермәде, бар нәрсәгә битараф булып, күңелендә бөтенләй ят уйлар кайнашты, колакта иренең :
‒ Кыз булса минеке булмаячак, ‒ дигән сүзләре, чыңлап, эчке яклап, күкерәген тырнап, йөрәген телде, җанына тынгы бирмәде.
Ничек болай килеп чыкты. УЗИ малай күрсәтте. Әллә ялгыш алмаштыдылармы? Булуы мөмкин түгел. Нишләргә? Ире баланы калдырып чыгарга кушса? Давытның туктаусыз шылтыратуларын җавапсыз калдырды, кыз тапканын ничек җиткерергә белмәде.
Ул, костюм киеп, галстук тагып, чәчәкләр күтәреп, күчтәнәчләр төяп, якыннарын күрергә, хәл белергә килде. Йөрәге уч төбендә булганТәнзилә одеал астына чумып,тын алырга куркып ятты.
‒ Кызыгыз белән котлыйбыз, ‒ дигәнне ишеткәч, балтасы суга төшкәндәй, Давыт аптырап калды, ачуы кабарды, йөрәге урыныннан купты. Врач кыз кеше булмаса, якасыннан алыр иде, әйтерсең ул аның улын кызга әйләндергән. Нык дулкынланудан, тирән кичерештән нишләргә белмичә, авыр итеп тын алганнан соң, кыз икәненә һаман ышанып җитмичә:
‒ Кая, күрсәтегез әле баланы, ‒ дип, коры гына боерды.
Бәләкәй туп кадәрле баштагы авызның имәргә эзләп, нәни иреннәрен кыеш-мыеш китерүен төргәктән күзен алалмый, күреп туйгысыз бәләкәчкә, сокланып, озак карап торганнан соң, йөзенә нур йөгерде, яз кояшыдай балкып китте. Һәркемнең баласы үзенә якын. Башкалар да ишетерлек итеп:
‒ Абыйларымның барысыныкы да малай, ә менә минеке бердән-бер, нәселебездә беренчегә кыз, бөртегем минем. Бөтенесе дә көнләшерләр әле минем бөртегемнән. Минем кызым җиде улга тора, ‒ дип, чәчәкләрне коты алынган врачка сузды.
Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы.Тудыру йортыннан чыгарган көнне кәләше белән кызын алырга, кочагы белән розалар төяп, хатынының әти-әниләрен утыртып, шарлар белән бизәлгән лимузинда килде. Тәнзиләнең иренә шул кадәр мәшәкатьләнеп, болай да юк акчаны әрәм итүенә бераз ачу килсә дә, йөзенә чыгармады, елмайгандай итте. Тагы да гаҗәпләндереп, телсез калдырып, Давыт, яңа костюм кесәсеннән алып, кыйммәтле ташлы алтын балдак кидерде. Көтелмәгән бүләктән бик канәгать булган әни кеше шатлыгыннан ни дияргә дә белмәде.
Алар утырган машина яшәгән йортлары ягына борылмыйча, икенче якка юл алды. Тәмам аптыраган Тәнзилә, кая барганнарын аңламыйча:
‒ Без кая юл тоттык ул, җаным?‒ дип, күзенә төбәлеп карады, бала тотып утырган иренең кулбашына башын терәде.
‒ Тиздән үзең дә күрерсең, акыллым, сиңа ошар дип уйлыйм.
Лимузин яңа төзелеп беткән коддежларның берсе кырына килеп туктады. Машинадагылар йортка узды. Аларны, табын әзерләп, Давытның әти-әнисе, туганнары каршы алды. Давыт бу зур йортны бәби бүләге итеп сатып алган икән. Аның һәр бүлмәсенә кыйммәтле җиһазлар урнаштырган, кызына – бөртегенә әллә ярты магазинны бирегә күчереп куйган.
Кичтән йокларга яткач, Тәнзилә ире сөйләгәннәрне шак катып тыңлады. Аның Давыты зур нефть оешмасының җитәкчесе икән бит. Бәхетнең баглы ‒ хатыннан уңу. Беренче хатыны байлыкка капланган кеше булып, аның акчаларын гына яраткан. Бәбәй табарга да яраксыз булып чыккан. Авызы бер пешкәч, үзен бөтен кимчелекләре белән кабул итәр кешене эзләгән, Тәнзиләне очраткач, аңа чынлап торып гашыйк булган. Үзе турында күп тапкырлар сөйләргә җыенган: башта кыюлыгы җитмәгән, җае чыкмаган; аннан кыз хатын аерган кешегә кияүгә чыгарга ризалык бирмәс дип уйлаган; соңнан бүлмәсеннән куып чыгарыр дип курыккан. Уйларны ачу, эчне бушату, бүгенге көнгә кадәр сузылган.
‒Тәнзиләкәй, оҗмах хурым, булдыра алсаң, гафу ит мин юләрне,‒ дип хатынының бармакларын үбәргә тотынды. Аларның сөйләшүләренә, үткәннәргә нокта куеп, бүлмәгә җан кертеп ашарга сорап:
‒Үә-үә-үә, ‒ дигән үзенчлекле, тансык тавыш яңгырады.
Икәүләшеп, исеме дә булмаган кызларыны янына йөгереп килделәр. Яшь әни, тотып карагач, баласының асты юешләнгәнлеген белде, беренче эш итеп, корысын кидерергә, биләвен (подгрузнигын) чиште. Артында торган ире баланың ботын тотты. Тәнзилә, авырттыра дип куркып, аны бар көченә читкә этәрде.
‒ Күрәсеңме? ‒ дип, ут чыкандай кычкырды Давыт. ‒ Бот төбендә миңе бар. Нәкъ минеке кебек. Менә кара, ‒ диде, соклануын белдереп, штанын тезенә кадәр төшерде.
‒Күрсәтмәсәң дә беләм инде. Кычкырма, Нурияне куркытасың, ‒ дип эшен дәвам итте яшь әни.
‒ Кызым минем, Нуриям минем, бөртегем минем, ‒ дип, бите буйлап агып төшкән яшьләрен дә тоймыйча, туктаусыз кабатлады Давыт.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
март 2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4