Предыдущая публикация
Машиналар чабыша,
Очсыз асфальт юл буйлап.
Мин дә шунда сәфәрдә,
Очсыз-кырыйсыз уй уйлап.
Юл читендә агачларны
Шаян җил чишендергән.
Болыт түккән күз яшьләре
Дымландырып шешендергән.
Шахит аларның күзләре,
Бар сөйләп бетмәс сүзләре.
Корыч атлар изелгән,
Яшь гомерләр өзелгән.
Ирексездән күккә карыйм.
Раббем үзеңнән ташлама.
Минем һәрбер сәфәрем
Бисмилладан башлана.
Йөргән юллар булсыннар
Фәрештә канаты астында.
Хәерле сәфәр көтсен
Юлчыларның барсын да.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
04.11.18
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев