Бисмилла белән башлыймын башын догаларымның.
Күңелләренә хуш килсен аны тыңлаганнарның.
Иң элгәре әйтеп узам, ничек дөнья бар булган,
Ничек безнең бүлмәбезгә шундый якты нур тулган?
Кем безгә бар җае белән булдырган хозурлыкны,
Кем безгә җан hәм аң биргән, тудырган матурлыкны?
Иң әүвәл Галәм киңлеге бары тик Сүздән торган.
Сүз Алла булган!
Бүгенге матур дөньяны Ходай шул сүздән корган.
Дөнья башында Аллаhы күкне, җирне яралтты,
Шулар өстенә Аллаhы рух-сулышын таратты.
- Яктылык булсын! – диде Ул, булды җирдә яктылык.
Чәчкә-гөлләр, җимеш-җиләк үссен, - ди, ябрылып.
Раббы Гадән бакчасына урнаштырды Адәмне,
Бу бакчада булган җимеш балдан да татлы, тәме.
Әмма белем агачының харам иде җимеше,
Елан коткысы аркылы гөнахлы булды Кеше.
Еланны да, hаваны да Ходай тартты җавапка:
Берсен шуышып яшәргә, берсе дучар газапка.
Ә Адәмгә болй диде: туфрактан яратылдың
hәм янә дә туфыракка әверелеп калырсың.
Адәм улы Кабил өзде энесенең гомерен,
Шулай итеп арта барды гөнахы кешелекнең.
Мондый гөнахлы кешелек Ходайга хуш килмәде,
Җаза итеп аларга Ул Туфан суын җибәрде.
Гөнаh өчен үлем тиеш, корбан чалу төзелә,
Бер гөнаhсыз балаларның гөмерләре өзелә.
Әкиятчә: hәр ел саен Аждаhа килеп җиткән,
Таза, матур кыз баланы үзенә алып киткән.
Ибраhимның ышанычы йомышарта Ходайны:
Бала канын алыштыра суелган бәрән каны.
Иске Гаhед кануннары - кыек эштән киртәдер,
Искәрмәстән ялгышсаң да, җинаятьче итәдер.
Шул сәбәптән күпме җаннар тәмугка тәгәрәде,
Бар көченә эшләп торды шайтанның тегермәне.
Бу рәхимсезлеккә Ходай тора алмады түзеп,
Дөреслеккә чыгарды Ул пәйгамбәрләрнең сүзен.
Җиде йөз ел элек инде Ишагыя пәйгамбәр
Әйткән иде киләчәген “безнең өчен бер
сабый бала...Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Аллаhы,
Мәңгелек Киңәшче, Иминлек Хакиме”.
Ялгышмаган, Ишагыя, сүзе килде бермә-бер!
Бәрән каны белән генә Коткарылу калмагач,
Ходай Үзе җиргә төште шайтан чаша башлагач.
Үзе килде Бәрән булып кеше кыяфәтендә.
Коткарырга кешелекне Кыямәте көнендә.
Гайсә исеме белән Ул Мәрьям-Анадан туды,
Бу хәбәрдән бар тирә-як олы шатлыкка тулды.
Үсеп җиткәч өч ел буе кешеләрне өйрәтте,
Күп маҗаралар күрсәтте, үлеләрне терелтте.
Күпләргә бу охшамады, күпләре курыктылар,
Гаепсезгә тотып Аны зинданга утырттылар.
Утыз өч яшендә Аны хачка кадакладылар,
Аның янына эленде үтерүче, караклар.
Гайсә алып кешелекнең бар гөнаhын Үзенә,
Коткарды безне тәмугтан, төртте шайтан күзенә.
Безнең гөнаhларны Ходай юды Үз Каны белән,
Ышану кирәк Мәсихкә, кирәкми сую бәрән.
Таптады Гайсә шайтанны аяк астына салып,
Коткарды безне гөнаhтан аны Үзенә алып.
Бу хәл булды җомга көнне, Җомга көне Олы көн,
Гайсәгә ышанганнарның яктыртты Ул кyңелен.
Өч көн үткәч Ул терелеп, кешеләргә күренде,
Кырык көннән Күккә ашып, Рухландырды күңелне.
Изге Рухка әверелеп, таралды бар Галәмгә.
Шулай Ходайның планы ашырылды гамәлгә.
Гайсә килгәч җир йөзендә Яңа гасыр башланды.
Яңа гасыр, Яңа Гаhед - искелекләр ташланды!
Борынгысы үтеп китте, хәзер яңасы килде,
Мәсих аша Ходай безне татуландырды инде.
Канун хәзер кирәк түгел, бары ярату кирәк.
Хаттә дошманыңа изге теләк яңарту кирәк.
Ходайны үзеңне яратканнан ныгырак ярат.
Туганнарың, дусларыңны ярат үзеңә карап.
Бу доганы багышлыймын дусларга, туганнарга,
Ходай Сүзен ишетүдән күңеле булганнарга.
Гайсә Мәсихне син данла, Чөнки Ул Коткаручы,
Үлеп терелүе белән Күккә алып баручы.
Атабыз Аллаhы яки Гайсә исеме белән
Телим мин барчагызга да бары иминлек кенә.
Шакири
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев