Предыдущая публикация
Шатланасың яшәвемә,
Син – сандугачым, дисең.
Теге дөньяларга күчкәч,
Булырсың догачым, дисең.
Гафу ит, андый бурычны
Иңнәремә ала алмам.
Алдан китсәм, рәнҗеп китәм,
Соңнан китсәм, рәнҗеп калам.
Мин , үзең дә сизмичә,
Кыерсытылган балаң.
Өлгерми сытылган балан,
Күптән өзелгән алмаң.
Үтәлмәстәйне йөкләмә,
Күкләр дә кабул итмәс.
Теләп укылмаган дога
Савап булып барып җитмәс.
Без кызган тамугларның
Йөрерсең эзләп җылысын.
Яшәгәндә эшләргә кирәк
Изгелекләрнең олысын.
Юлдан таш алып ташлау,
Дин тоту булсын саваптан.
Белмичә гонаһ кылу да
Азат ителмәс җаваптан.
Язмыш җилләре йомшак,
Ләкин кайчак бал да ачы.
Теге дөньялар өчен
Эзлисең икән догачы...
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
19.10.29
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев