Оныкларда кунак булсам,
Пешерәм тәмле ботка.
Авыздан сулар китереп,
Исләре тарала йортка.
Аның суынганын көтә
Оныклар, кашык тотып.
Ашыйлар, шикәр сибеп,
Сөйләнергә дә онытып.
Тоеп торам тансыклыгын,
Куймыйлар чак тел йотып.
Туйгач торып китәләр,
Рәхмәт әйтеп, амин тотып.
Ботка ашап үскән бала
Була сәламәт көчле,
Булдыклы һәм тырыш.
Укыганда, алмый “өчле”.
Тәмле ботка бар чакта,
Кендрлар да кирәк түгел.
Бер якта торсын туңдырма,
Тамак тук, хушлана күңел.
Өс бөтен, мульти карыйбыз,
Мультины алыштырам уенга.
Якыннарым керә куенга,
Сөеп сарылалар муенга.
Китә шау-шу, чыр-чу,
Туктатыла шаярышу.
Күчәбез мәзәк-әйтемгә,
Башлана сөйләп ярышу.
Вакыт үтәр, оныклар үсәр,
Юк-бар хәтердән җуелыр.
Мин, ботка, уен, мәзәкләр ‒
Истәлеккә мәңгегә уелыр.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
12.15.19
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1