Кул чыгып күпердән беренче йортта (елгага таба) Сәхип (Сәхиб) әби яшәде. Әби алга таба аръякка Зиятдин бабайның йортына күчте. Бу урында яңа йорт салып Сәмия апа белән Мөгин абый яши башладылар. Дүрт бала тудырып үстерделәр: Мөхсин, Феликс, Мөхлис, Алиса. Мөгин абый ферма сыерларын көтте, кыш көннәрендә шулай ук колхоз эшенә йөрде. Җәй вакытында кырлар каравылчысы булып та эшләде. Шунсы истә калган: бала-чага җыелышып борчак (кузагын) җыеп алырга менәбез (Чишмә тауның өске ягындагысын хәтерлим). Ферманың өске ягындагы кырларга да борчак чәчкәннәре булды. Менеп өзә генә башлыйсың, Мөгин абый атка атланып килеп тә чыга. Безне әрләп-әрләп куып чыгара, әти-әниегезгә штраф салам дип. Бозауларны, казларны куа. Бозауларны каядыр куып тә япканнары булды. Сәмия апа фермада эшләде. Алар Мартьяноводан төшкәндә уң якта бер улларына йорт салганнар, соңыннан бу йортка үзләре күчкәннәр. Хәзер әти-әни йортында кызлары Алиса гаиләсе белән яши.
Аларның күршесе Галиев Шәмсетдин абый, хатыны Нәзирә апа. Балалары: Розалия, Алфисә, Шәүкәт. Алфисә Башкириядә яши. Розалия тормыш иптәше Назмиев Рамиль белән яшәргә авылга кайттылар. Шәүкәт үз гаиләсе белән Октябрьскийда яши. Алар яшәгән өйкәртәдә Нәзирә апаның әнисе Сәйди әби дә үз йортында яшәде. Нәзирә апа мәктәптә идән юды. Шәмсетдин абый әти белән бер чорда бригадир булып эшләде, фермада учётчик булып та эшләгән.
Юл аша кечкенә йорт бар иде. Бу йортта Миңнебикә әби кызлары Назимә һәм Тутыя белән яшәде. Әби дөм сукыр булды, күрәзәче әби иде. Әниләре үлеп күпмедер вакыт үткәч, Тутыяны Пермьгә больницага озаттылар. Ә Назимә әби үз көнен үзе күреп яшәде.
Бу урында, икенчене йорт салып микән, Ившиннар гаиләсе дә яшәде. Кызлары Роза белән 8 класста бергә укыдык. Балалары күп булды. Алар соңга таба Бартымга күчтеләр.
Шушы йортта Әҗмәт бабай (Хатмулла абыйның әтие) әбие белән яшәде (Шәрәп авылыннанмы, әллә Мишшән авылыннанмы, Зөлфия әби үлгәч). Әҗмәт бабай көянтәләр, бала-чагага шуып уйнарга чаналар ясарга бик оста булды. Миндә дә бер көянтәсе истәлек булып саклана (көянтәсенә кызыгып икене алган идем, берсе сынса - икенчесе калыр дип тә уйладым).
Миңнебикә әбинең күршесе рәттән Гәтия апа әние Хәтимә белән яшәделәр. Гәтия апа фермада эшләде. Шул эштән пенсиягә чыкты. Яшь чагында Енапай авылына тормышка чыкканы да билгеле булды.
Гәтия апаның күршесе Кавыев Мәлик абзый һәм хатыны Вәзимә апа. Мәлик абзый сугыш ветераны. Балалары: Марат, Хәлит, Рәзилә, Эльза. Мәлик абзый авылда сыер-бозау, тавык фермаларының мөдире (заведующий) булып эшләгән; төзү (төзелеш) бригадасының бригадиры да булган. Гомере озын булмаган, дөнья куйганда олы улы Маратка бары тик 15 яшь кенә тулып калган. Вәзимә апа колхоз эшләренә катнашкан, кибеттә (сатучы) эшләгәнен хәтерлим. Хәлит авылда яши, хатыны Гөлсинә. Марат военное училище, академия бетереп хезмәт итте, хатыны Давляев Мансур абыйның кызы Людмила, Ставрополь каласында яшиләр. Рәзилә Севердан яшәргә Октябрьскийга кайтты. Эльза да яшәргә авылга кайтты ире белән. Соңга таба Вәзимә апа Мавлекаево авылыннан Хәдис абыйга тормышка чыгып кызлары Венера туып үсте.
Мәлик абзыйга каршы Сөнгәт абыйның әнисе Әминә әби яшәде. Ул мин белердән үк үзе генә иде. Балалары: Сөнгәт, Мөзәйнә, Рәсик. Сөнгәт абый авылда яшәде. Мөзәйнә апа Олы Сарска кияүгә чыкты. Ә Рәсик абый хезмәт иткән шәһәрдә яшәргә калды. Беренче хатыныннан (Хупҗамалдан) туган Кадирне үз кырына алды. Әминә әби Сорур әбине дә караган (Фазилә эйтте).
Мәлик абзыйның йорты кырыннан урманга таба аралык менә.
Бу аралыкта беренче йорт Хафизов Вәгиз абзыйның, хатыны Нәхия апа. Балалары: Нурия, Вәкиф, Нурания. Нурия белән Вәкиф үз гаиләләре белән авылда яшиләр, Нурания хәзер - Шәрәп авылында.
Аларның күршесе Якупов Сирин абый, Тәнзилә апа. Сирин абый колхоз эшләренә йөрде, урман каравылчысы да булып эшләде. Тәнзилә апа бозаулар карады. Соңгы елларда (пенсиягә чыгар алдыннан) фермада учетчица булып эшләде. Тәнзилә апа тегенергә (тегү машинкасында) бик оста булды. Бу һөнәре белән күпләрнең күңелен күрде. Балалары: Физинә, Гөлнара, Гөлнур, Дилә. Физинә Бикбайга кияүгә чыккан иде. Дилә, Гөлнур Октябрьскийда яшиләр, Гөлнара – Свердловск өлкәсендә. Диләнең 2 кызы туып үсте: олы кызы югары белем алып Екатеринбург каласында инженер булып эшли, кече кызы шул ук уку йортында 1 курста укый.
Алга таба Гатин Ибәт абзыйның һәм Мәүлиха апаның йорты. Мәүлиха апа озак еллар мәктәп буфетында эшләде. Авыл кибетендә дә эшләде, дип хәтердә калган. Балалары: Райфә, Хөҗҗәт, Гөләйфә. Райфә - авылда, Гөләйфә Октябрьскийда яшәгән иде, Хөҗҗәт – Свердловск өлкәсендә яшәде. Райфә озак еллар мәктәптә укытты. Пермь каласына да барып яшәп кайттылар – оныкларны тәрбияләргә ярдәм итеп (садикка, мәктәпкә йөртергә).
Гатиннарның күршесе Багдасаров Сәгыйт абый, хатыны Гәдилә (Атнагуҗа авылыннан), кызлары Мөслимә (беренче иреннән). Мөслимә Гаенҗан абыйның улына Хәмиткә кияүгә чыгып читтә яшиләр. Сәгыйт абый яшьтән дөнья куйды - покоста тракторы ауган. Гәдилә апа күп еллар Әдел авылында яши.
Иң соңгы йорт Габдулхаков Хәмдиллә йорты. Әбие Сәхия, кызлары Бәһия. Бу йортны ясап чыкканда олы яшьтә булдылар. Йортлары бик матур урында. Ерак түгел генә урман, кырлар. Артык озак яшәмәделәр бу якта, ахры төп йортка кайтасылары килде. Үзләренең элек яшәгән өйкәртәгә кечкенә йорт салып тагын кирегә кайттылар. Ә бу йортта Бәһия апа яшәп калды, фельдшер пунктында эшләде. Сәгит абыйга тормышка чыгып 4 бала туып үсте: Сәгадәт, Иргиз, Фирүзә, Лидия. Сәгадәт, Лидия Екатеринбургта яшиләр, Иргиз дә шунда яшәгән иде. Фирүзә күп кенә еллар Седяш мәктәбендә башлангыч классны укытты. Хәзер гаиләсе белән шулай ук Екатеринбургка күчеп мәктәптә эшли. Бәһия апа озак еллар колхозда кладовщик булып эшләде; картайган, көчсезләнгән, үз-үзләрен карый алмаган әбиләрне дә карады. Гаенҗамал әби (Бәһия апаның әнисенең – Миңнекәйнең - бертуган сеңелесе) Әҗмәт бабайның мастерскоен алып Хәмдиллә йортына каршы йорт салдырган. Күпмедер вакыттан соң Гаенҗамал әбине кызы Наилә апа алып киткән. Гашига әби, үз йорты бик беткән булгач, Гаенҗамал әбинең йортын алып яшәгән, Бәһия апа аны шунда караган.
Алга таба Бәһия апа Кифая әбине карады, өченчесе Җәмилә әби булды. Майкәрәм әби үлгәннән соң Шаһит абыйны да 2-3 ай караган (ике туган абые була әниләре яктан). Багдасаров Сәгыйт абыйның йортына Назимә әби күчеп чыкты (мөгаен, безнең чуктан киткәндер), аны Гөлчирә апа карап йөргән.
Аралыкның өске (сул як буйлап) ягында Ахатовлар Хәләф бабай белән Зәйтүнә әбинең бакчасын узып Гашига әби яшәгән (бу йорт Ахатовларның иске йорты булган). Әби телгә гарип булды. Аның йорты белән рәттән Мөбәшәрә әби яшәде (ул Газиз бабайның апасы). Мөбәшәрә әби картаймалы көненә Енапайда яшәгән кызы Фәрзия апага күчте.
Гашига әбинең урынына Сирин абыйлар яңа йорт төзеп чыктылар.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7