#Старогумеровский СДК
#Юбилейлар
Авылдашыбыз Усманова Нәзирә Нурлыгаян кызы шушы көннәрдә күркәм юбилеен - 65 яшен билгеләде. Ул 1956 елның 3 февралендә Ямаев Нурлыгаян белән Саҗидә апаның гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә. 1976 елда Иске Гомәр авылында Усманов Рәзит Искәндәр улы белән язмышларын язмышка бәйлиләр һәм шуннан бирле аларның язмышлары, тормышлары Иске Гомәр авылы белән бәйле. Рәзит абый белән Нәзирә апа дүрт балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына озаттылар. Зур кызлары Эльвира Башкортстан Республикасының "Өмет" иҗтимагый гәзитендә журналист булып эшли, Казан дәүләт һәм Башкорт дәүләт университетларын, Земфира - М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын, Зөльфия - РФ Президенты каршындагы финанс һәм икътисад университетын тәмамлады. Уллары Зиннур да күп төрле һөнәрләргә ия, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән татар мәкале нәкъ менә аның турыда.
Нәзирә апаны авылда гына түгел, районда да бик хөрмәт итәләр.
Нәзирә апа 40 елга якын авыл советында хезмәт итте. Хезмәт юлын сәркәтип вазифасыннан башлаган кыз өч дистә ел эшләр белән идарә итүче булды. Авыл халкы бөтен йомыш белән дә аңа килә иде: архив. нотариус, загс, һәм башка дистәгә якын шундый эшләрне берүзе башкарды ул.
Бүген инде хаклы ялда, тормыш иптәше Рәзит Искәндәр улы белән оныклары, балалары мохитендә аларның куанычларына шатланып яшиләр.Барлык авылдашлар исеменнэн Нәзирә Нурлыгаян кызына Рәзит Искәндәр улы белән озын тигез гомер, корычтай сәламәтлек, бары тик куанычлар гына телибез!Ходай насыйп итеп сезгэ алдагы көннәрегездэ дэ авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызнын, оныкларыгызнын игелеген күреп яшәргә язсын.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,
һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
Хәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев