«Рәсәйдә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк!» – «Офицерлар» кинофильмындагы җырдан алынган бу сүзләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фаҗигасен бик яхшы тасвирлый.
Ул тарихта иң авыр һәм канкойгыч сугышларның берсе булды, аның шаукымы бик күп дистә еллар узгач та йөрәкләрне тетрәндерә.
Ибраһим авылында Советлар Союзы Герое, якташыбыз Абдулла Гобәйдулла улы Гыйззәтуллинны якыннан күреп белгән аксакал гомер кичерә. Ул – Бөек Ватан сугышы чорында Чишмә районында Советлар Союзы Герое исемен алган бердәнбер яугирнең якын кардәше (абыйсының улы). Аксакалыбыз Рәсим Мансур улы геройга багышланган чараларда аның турында горурлык белән искә ала, хатирәләре белән уртаклаша.
Мәкаләнең дәвамы сайтта
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев