Предыдущая публикация
Әнием самовар кайната,
Имән күмере белән.
Тәмләп кенә чәй эчәбез,
Баллы шикәрләр белән.
Баздан каймагын чыгарган,
Кайнатылган зур мичтә.
Кайнар өчпочмаклары,
Көтә безне өстәлдә.
Җомга көн ул олуг көн дип,
Әйтә иде әтием.
Тәмле ашлары белән,
Сыйлый иде әнием.
Бала чаклар онытылмый,
Хәтеремдә сакланалар.
Барысында язып булмый.
Вакытымны күп алалар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев