Бигәнәй авылы клубы исеменнән барчагызны иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игътибар күрсәтү көне.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7